Көзләр матур

Көзләрнең дә матур көннәре бар,
Бүгеннән әбиләр чуагы.
Тирә-юньгә хәйран калып атлыйм,
Юлларыма син дә чык әле.

Шундый матур көннәр туса, нигә
Сине уйлый икән күңелем?
Янәшәмдә булуыңны тели,
Белсә дә бу мөмкин түгелен.

Көзләрнең дә матур гөлләре бар
Җәйнекеләр хәтта көнләшә.
Алтын-сары яфрак бураннары
Соңга калган шатлык өләшә.

Шундый матур көннәр туса, нигә
Сине уйлый икән күңелем?
Янәшәмдә булуыңны тели,
Белсә дә бу мөмкин түгелен.

Көзләрнең дә матур көйләре бар,
Гел сагышлы түгел җырларым.
Бүгенгедәй мәхәббәтле булсын,
Алтын көзле булсын елларым.

Шундый матур көннәр туса, нигә
Сине уйлый икән күңелем?
Янәшәмдә булуыңны тели,
Белсә дә бу мөмкин түгелен.
Әй, күңел, шуны да белмисең!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »