Әйләнә җир мәңгелеккә
Аны туктатып кара.
Берчә сөеп, берчә көеп,
Гомерләр үтеп бара.
Килче, җаным, яннарыма,
Сөеп-сөелер өчен.
Ай-йолдызлар чагылдырыр
Мәхәббәтебез көчен.
Килче, җаным, яннарыма,
Сөеп-сөелер өчен.
Ай-йолдызлар чагылдырыр
Мәхәббәтебез көчен.
Йөрәгем йөгерәме ни
Кан тамырларын буйлап?
Җаныма тыңгы табылмый
Яшимен сине уйлап.
Килче, җаным, яннарыма,
Сөеп-сөелер өчен.
Ай-йолдызлар чагылдырыр
Мәхәббәтебез көчен.
Килче, җаным, яннарыма,
Сөеп-сөелер өчен.
Ай-йолдызлар чагылдырыр
Мәхәббәтебез көчен.
Йөрәк утын җырларымда
Өләшәм утсызларга.
Сөйгән ярым килерме дип,
Өндәшәм йолдызларга.
Килче, җаным, яннарыма,
Сөеп-сөелер өчен.
Ай-йолдызлар чагылдырыр
Мәхәббәтебез көчен.
Килче, җаным, яннарыма,
Сөеп-сөелер өчен.
Ай-йолдызлар чагылдырыр
Мәхәббәтебез көчен.
Әйләнә җир мәңгелеккә
Аны туктатып кара.
Берчә сөеп, берчә көеп,
Гомерләр үтеп бара.
Килче, җаным, яннарыма,
Сөеп-сөелер өчен.
Ай-йолдызлар чагылдырыр
Мәхәббәтебез көчен.
Килче, җаным, яннарыма,
Сөеп-сөелер өчен.
Ай-йолдызлар чагылдырыр
Мәхәббәтебез көчен.