Әткәй тупсасында

Баш терәмен әткәй нигезенә,
Ул кадерле безгә алтындан.
Мында гына яшәү мәгънәле,
Мында гына дөнья тыныч кебек,
Мында гына язмам акылдан…

Бер чак әҗәл тартып алса
Мине дөнья кулсасыннан,
Моңга төренеп очса иде
Җаным Әткәй тупсасына!

Әткәй-Әнкәемнең рухы сеңгән
Бу нигездән, шушы дөньядан
Гомеремнең соңгы минутларын
Үтә алсам иде җыр-моң белән
Мәңгелеккә якты кыйбладан…

Бер чак әҗәл тартып алса
Мине дөнья кулсасыннан,
Моңга төренеп очса иде
Җаным Әткәй тупсасына!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »