Мин ышанып көткән идем сине,
Очрашырбыз, дигән идең бит.
Бар күңелем белән өметләнеп,
Канатланып көткән идем бит.
Көтмим инде хәзер, өмет сүнгән,
Тынгы бирми бары җан ярам.
Синсез генә узар елларымнан
Оныттыр дип сине ялварам.
Карашыңда, әйткән сүзләреңдә
Сизмәдемме әллә ялганны.
Үткәннәрдән һаман җавап эзлим,
Төзәтергә йөрәк ярамны.
Көтмим инде хәзер, өмет сүнгән,
Тынгы бирми бары җан ярам.
Синсез генә узар елларымнан
Оныттыр дип сине ялварам.
Мин ышанып көткән идем сине,
Соң тамчысын җыеп өметнең.
Өмет сүнгән, тик нигә соң калдың
Түрләрендә минем йөрәкнең?
Көтмим инде хәзер, өмет сүнгән,
Тынгы бирми бары җан ярам.
Синсез генә узар елларымнан
Оныттыр дип сине ялварам.
Синсез генә узар елларымнан
Оныттыр дип сине ялварам…
Оныттыр дип сине ялварам…
Оныттыр дип сине ялварам…
