Камыт

Эштән туры өйгә кайтам
Минутын мин минутка.
Чак соңарып кайтсам әгәр,
Хатын бастыра утка.

Егет чакны искә алып,
Куям хәзер уфтанып.
Йөргән чактагы түгел шул,
Хатынны булмый танып.

Сылу кызлар төшерелгән
Гәҗит-журналлар күрсәм,
Кулымнан тартып ала ул,
Карама, диеп, бүтән.

Буйдак чакны искә алып,
Куям хәзер уфтанып.
Йөргән чактагы түгел шул,
Хатынны булмый танып.

Таныш кызлар очраса,
Үтәм мин исәнләшеп.
Теңкәләремә тия бит,
Кем ул, диеп көнләшеп.

Буйдак чакны искә алып,
Куям хәзер уфтанып.
Йөргән чактагы түгел шул,
Хатынны булмый танып.
Буйдак чакны искә алып,
Куям хәзер уфтанып.
Өйләнгәннәр кия торган
Шушы икән ул камыт.

Буйдак чакны искә алып,
Куям хәзер уфтанып.
Өйләнгәннәр кия торган
Шушы микән ул камыт?
Буйдак чакны искә алып,
Куям хәзер уфтанып.
Өйләнгәннәр кия торган
Шушы икән ул камыт.
Өйләнгәннәр кия торган
Шушы икән ул камыт…
Шушы икән ул камыт…
/речитатив: Шушы икән ул камыт/

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »