Мин сагынам сине, бик сагынам,
Гел янымда көе сагынам.
Күзне назлар күпме сылулар бар,
Ә мин бары сиңа табынам.
Җаным да син, минем ярым да син,
Җан өрүче кинәт сүнгәндә.
Туктатучым — артык шашынганда,
Наз бирүчем — сагыш күмгәндә.
Язларыңны, яшьлек назларыңны,
Багышладың миңа, тилегә.
Мин кабатлап сине сөяр идем,
Яшьлек кайтса әгәр киредән!
Җаным да син, минем ярым да син,
Җан өрүче кинәт сүнгәндә.
Туктатучым — артык шашынганда,
Наз бирүчем — сагыш күмгәндә.
Бу җыр Харис Шәрипов репертуарында бар
Добавлено Almaz в ЧТ, 26/02/2026 - 02:19
«
»