Ашыгып әнкәм печән җыя,
Җиләкләргә сирәк үрелә.
Ераклардан куерылып болыт килә
Таң артында кояш күренә.
"Ашыкмачы әнкәй, ашыкмачы!",
Сибәләр дә яңгыр, тиз үтәр.
Болыт кайгыларны җил таратыр,
Гомер толымнарын көн сүтәр.
Җырлый-җырлый әнкәй печән җыя,
Үлән арасында җиләкләр.
Җырларында аның хис-тойгылар,
Күңелендә изге теләкләр.
"Ашыкмачы әнкәй, ашыкмачы!",
Сибәләр дә яңгыр, тиз үтәр.
Болыт кайгыларны җил таратыр,
Гомер толымнарын көн сүтәр.
Кара болыт озак куермады,
Җиләс җилләр алып киттелләр.
Тол хатынның яшьлек иртәләре
Бер-бер атлы җилеп үттеләр.
"Ашыкмачы әнкәй, ашыкмачы!",
Сибәләр дә яңгыр, тиз үтәр.
Болыт кайгыларны җил таратыр,
Гомер толымнарын көн сүтәр.