Булды инде замананың Юлдан язганы. Казан иңләп оча таңда Җомга азаны.
Канат итеп җәя Казан Яшел әләмен. Иман гына нурландыра Күңел галәмен.
Замананың язмышларны Кабат язганы; Илгә-көнгә бәхет юрый Җомга азаны.