Син каршыма үзең чыктың,
Мин сине күзләмәдем.
Яңа юлны таба алдың,
Җаныма эзләмәдең.
Ошату мәхәббәт түгел,
Мин шуны аңламадым.
Сөйгән ярым булдың минем,
Бәхетең бул(а) алмадым.
Яратырга тырышсам да,
Тик үзеңне сөймәдем.
Бәхет кошың яннан очты,
Ә син шуны сизмәдең.
Ошату мәхәббәт түгел,
Мин шуны аңламадым.
Сөйгән ярым булдың минем,
Бәхетең бул(а) алмадым.
Карыйсың син күзләремә,
Нурлы да, сагышлы да.
Син минем бәхетем түгел,
Мин синең сагышыңда.
Ошату мәхәббәт түгел,
Мин шуны аңламадым.
Сөйгән ярым булдың минем,
Бәхетең бул(а) алмадым.
Бу җыр Лилия Сибгатова репертуарында бар
Добавлено Герман в Втр, 03/03/2026 - 16:28
«
»