Уйларым (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Уйларым, уйларым,
Уралган җеп сыман.
Уйлардан башкаем
Талчыга, талчыга.

Моңсу уй түгәр идем
Күзләрдән, күзләрдән,
Узышта ал биргән ат сыман.

Уйларым, уйларым,
Җиде кат бу күңел.
Күкләрдә ул йолдыз
Атыла, атыла.

Диңгездә уй-җилкән
Адашкан, адашкан,
Дулкыннар өстендә атына.

Уйларга, уйларга
Уйларым урала.
Уелам, уелам,
Шул гына, шул гына.

Уйлардан кем мине
Аралар, аралар?
Ул гына, ул гына, ул гына, ул гына.
Уйлардан кем мине
Аралар, аралар?
Ул гына, ул гына, ул гына!..
Ул гына, ул гына, ул гына!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »