Сөрмә тарткан керфекләрең,
Ай нурлары, күк сыман.
Күзләреңә зәңгәр төннең
Көмеш ае да сыйган!
Ямь өстәүчем син бу җиргә,
Тормыш корыйк без бергә.
Син былбыл бул, мин — сандугач,
Сайрап яшик гомергә!
Зәңгәр төндә, күл өстендә,
Күрәсеңме: ай йөзә!
Елмайган да, и сокланып
Карап тора ул безгә!
Ямь өстәүчем син бу җиргә,
Тормыш корыйк без бергә.
Син былбыл бул, мин — сандугач,
Сайрап яшик гомергә!
Зәңгәр төн ул — бәхет төне,
Очыйк тулпар атларда.
Тулпар атта килен төшү —
Гадәт безнең якларда!
Ямь өстәүчем син бу җиргә,
Тормыш корыйк без бергә.
Син былбыл — мин сандугач,
Сайрап яшик гомергә!