Кызлар, ханымнар

Категория: көе сүзләре

Тормышны бизи кызлар, ханымнар,
Гомер юлдашы — таныш чалымнар.
Хөрмәтем чиксез, җырларым сезгә,
Яшик аңлашып яратып бергә.

Яратып кына карый күзләрем,
Гел әйтәм шуңа матур сүзләрем.
Хатын-кыз дигән нурлы фәрештә
Дус та киңәшче безгә һәр эштә.

Хатын-кызларны аңлый алмасам,
Гомерлек ярны берне сайладым.
Балалар туды мәхәббәт тулы,
Яшибез сөеп, пар йөрәк булып.

Яратып кына карый күзләрем,
Гел әйтәм шуңа матур сүзләрем.
Хатын-кыз дигән нурлы фәрештә
Дус та киңәшче безгә һәр эштә.

Кызлар, ханымнар, без сезгә терәк,
Хөрмәтләп кенә тибә гел йөрәк.
Нурлы йөзегез безне күргәндә,
Гел бергә булыйк үргә менгәндә.

Яратып кына карый күзләрем,
Гел әйтәм шуңа матур сүзләрем.
Хатын-кыз дигән нурлы фәрештә
Дус та киңәшче безгә һәр эштә.

/ речитатив:
Сезгә ышанам, кызлар, ханымнар,
Озата бара таныш чалымнар… /

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »