Ел саен килә язлар…

Ел саен килә язлар,
Ел саен килә казлар,
Идел таша, ярдан аша,
Тугайларга тарала.
Яшь йөрәкне җилкендереп,
Карт йөрәкне үкендереп
Ел да дөнья яңара.

Ел саен килә язлар,
Ел саен килә җәйләр.
Алма пешә, өзелеп төшә,
Кыраудан соң таң ата.
Кырау җиргә генә төшми,
Кырау үзенекен эшли —
Чәчләрне дә агарта.

Ел саен килә язлар,
Ел саен килә язлар,
Сулар туңа, бозлана,
Ә йөрәкне туңдырырлык,
Мәхәббәтне сүндерерлек
Салкын юк бу дөньяда.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »