Язлар белән өр яңадан
Туасым килә минем,
Күңелемнән сагышларны
Куасым килә минем.
Инде хәзер була мени
Үкенеп, үксеп кенә?
Яшьлектәге бер ялгышым
Меңгә төрләнеп килә.
Яшьлектәге бер ялгышым
Меңгә төрләнеп килә.
Яшьлектәге бер ялгышым
Маңгайга сырлар сала,
Күңелдә җуелмас сагыш
Моңлы җыр булы кала.
Инде хәзер юк, булмый шул,
Үкенеп, үксеп кенә!
Әрнү йөрәкне елатып
Ел саен язлар килә.
Әрнү йөрәкне елатып
Ел саен язлар килә.
Бу җыр Флорида Исмәгыйлева, Фәнүнә Сиражетдинова репертуарында бар
Добавлено Almaz в Пнд, 09/03/2026 - 01:54
«
»