Еракларга ага елга,
Агар юлын ничек тапкандыр.
Үзе теләп түгел, ул да
Язмыш салган юлдан агадыр.
Уйга, моңга сала һәрберәүне
Елга агышлары ник микән?
Тирән уйга сала елга түгел,
Узып барган гомер, син икән…
Еракларга ага елга,
Риза микән агар юлыннан?
Кар сулары түгел, күңеле
Ташый микән әллә ярыннан?
Уйга, моңга сала һәрберәүне
Елга агышлары ник микән?
Тирән уйга сала елга түгел,
Узып барган гомер, син икән…
Еракларга ага елга,
Урыны белән ага ургылып.
Әллә агар була микән
Елга шулай кире борылып?
Уйга, моңга сала һәрберәүне
Елга агышлары ник микән?
Тирән уйга сала елга түгел,
Узып барган гомер, син икән…
Тирән уйга сала елга түгел,
Узып барган гомер, син икән…
Узып барган гомер, син икән…
Варианты песни
