Шомыртлар ап-ак чәчәктә,
Ай күлгә төшкән,яна.
Карлы суда ялгыз басма
Айкала да чайкала.
Йөз елга бер генә тапкыр
Май аенда кар ява.
Нигә һәр көн сызлый икән
Сөю китергән яра?
Сандугачның моңын эзлим.
Тынлыкта миңа пар ул.
Икәү йөрсәң — бәхет төсе,
Ялгызга — гади кар ул.
Айкалган-чайкалган дөнья,
Үзәннәр толымы мин?
Басмада ялгыз тирбәлгән
Мәхәббәт колымы мин?
Бу җыр Венера Ганиева репертуарында бар
Добавлено Герман в Втр, 10/03/2026 - 06:08
«
»