Туган авылым Рантамак

Категория: көе сүзләре

Туган авылым Рантамак
Мәллә суы буенда.
Шаулап тора болыннары
Язгы Сабантуенда.
Бигрәк матур Мәллә буе,
Ярларында каз үлән.
Авылыма карап торган
Уксын таулар белән.

Мәллә, Мәллә, Мәллә,
Күксел томан төшкәндә.
Мәллә, Мәллә, Мәллә,
Ял итәсеңме әллә?

Урманнары, чишмәләре
Бигрәк якын күңелгә.
Сагынсагыз Рантамакны,
Кайтыгыз безнең җиргә.
Кайтсаң әгәр утарымның
Чишмәләрен күрерсең.
Талган тәннәрең өчен
Мәллә суын керерсең.

Мәллә, Мәллә, Мәллә,
Күксел томан төшкәндә.
Мәллә, Мәллә, Мәллә,
Ял итәсеңме әллә?

Мәллә, Мәллә, Мәллә,
Күксел томан төшкәндә.
Мәллә, Мәллә, Мәллә,
Ял итәсеңме әллә?
Ял итәсеңме әллә?..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »