Онытма (өченче вариант)

Юллардан күземне алмыйча,
Тик сине сагынып көттем мин.
Тормышта бәхетнең иң зурын
Кадерлем син бүләк иттең бит.

Йөзләремә бер каравың җитә,
Тынгы табам ярсу күңелемә.
Соңгы сулышта да назлы караш
Карап торса иде үземә.

Кайгылар җиңел генә үтте,
Шатлыклардан яшем коелды.
Аерылуның соңгы минутын
Еллар кебек озын тоелды.

Йөзләремә бер каравың җитә,
Тынгы табам ярсу күңелемә.
Соңгы сулышта да назлы караш
Карап торса иде үземә.

Бары син иркәләп назладың,
Күзләрдән күземне алмадың.
Аерылуның соңгы минутын
Икебез бер булып аңладык.

Йөзләремә бер каравың җитә,
Тынгы табам ярсу күңелемә.
Соңгы сулышта да назлы караш
Карап торса иде үземә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »