Күзләремә бер каравың җитә (Онытма)

Юллардан күземне алмыйча
Тик сине сагынып көттем мин.
Тормышта бәхетнең иң зурын
Кадерлем син бүләк иттең бит.

Күзләремә бер каравың җитә,
Тынгы табам ярсу күңелемә.
Соңгы сулышта да шушы караш
Карап торса иде күземә.

Кайгылар җиңел генә үтте,
Шатлыклардан яшем коелды.
Аерылуның соңгы минутын
Еллар кебек озын тоелды.

Күзләремә бер каравың җитә,
Тынгы табам ярсу күңелемә.
Соңгы сулышта да шушы караш
Карап торса иде күземә.

Бары син иркәләп назладың,
Күзләрдән күземне алмадың.
Гомернең иң соңгы мизгелен
Икебез бер булып аңладык.

Күзләремә бер каравың җитә,
Тынгы табам ярсу күңелемә.
Соңгы сулышта да шушы караш
Карап торса иде күземә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »