Кайтчы, җырым (өченче вариант)

Ярсу йөрәк тулы сәламнәрем булып
Туган якка ага ак болыт.
Язгы җилдәй исеп,
Урман-кырлар кичеп,
Кайтчы, җырым, хат булып.

Барыр юлың ерак,
Зәңгәр тауны урап,
Кайтчы, җырым, наз булып.
Барыр юлың ерак,
Зәңгәр тауны урап,
Кайтчы, җырым, наз булып.

Төрле уйлар уйлап моңланадыр әнкәм,
Җылыт күңелем, җырым, яз булып.
Офыкларда янган
Алсу кояш сыман,
Кайтчы, җырым, таң булып.

Барыр юлың ерак,
Зәңгәр тауны урап,
Кайтчы, җырым, наз булып.
Барыр юлың ерак,
Зәңгәр тауны урап,
Кайтчы, җырым, наз булып.

Уйга калган ярның кайгыларын тарат,
Сагышлардан аны ал йолып.
Язгы җилдәй исеп,
Урман-кырлар кичеп,
Кайтчы, җырым, хат булып.

Барыр юлың ерак,
Зәңгәр тауны урап,
Кайтчы, җырым, наз булып.
Барыр юлың ерак,
Зәңгәр тауны урап,
Кайтчы, җырым, наз булып.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »