Ярсу йөрәк тулы сагынуларым булып
Туган якка ага ак болыт.
Язгы җилдәй исеп,
Урман-таулар үтеп,
Кайтсаң иде, җырым, хат булып.
Язгы җилдәй исеп,
Урман-таулар үтеп,
Кайтсаң иде, җырым, хат булып.
Төрле уйлар уйлап моңланадыр әнкәй,
Җылыт күңелем, җырым, яз булып.
Барыр юлың ерак,
Зәңгәр тауны урап,
Кайтсаң иде, җырым, наз булып.
Барыр юлың ерак,
Зәңгәр тауны урап,
Кайтсаң иде, җырым, наз булып.
Уйга калган ярның сагышларын тарат,
Кайгылардан аны ал йолып.
Офыкларда янган
Алсу кояш сыман,
Кайтчы, җырым, минем, таң булып.
Офыкларда янган
Алсу кояш сыман,
Кайтчы, җырым, минем, таң булып.