Капларда йөрсәм дә, ни генә күрсәм дә,
Иңемә тау хәтле төшсә дә авырлык:
Бар ике юлдашым җанга көч алырлык —
Әнинең күзләре, әтинең сүзләре,
Әтинең сүзләре…
Ул күзләр күңелнең сафлыгын күзәтә,
Юлында ялгышсаң ул сүзләр төзәтә.
Күк булып төбәлгән әнинең күзләре,
Җил булып пышылдый әтинең сүзләре,
Әтинең сүзләре.
Хәерле юл теләп, калдылар кул изәп,
Йөргәндә еракта юлларда ил гизеп.
Беркайчан онытмам, җанымны җылыткан
Әтинең сүзләрен, әнинең күзләрен,
Әнинең күзләрен!
Бу җыр Зөһрә Сәхәбиева репертуарында бар
«
»