Тормышымның тиңсез бизәге син,
Ышанычлы, ныклы терәгем.
Син булганга күрә янәшәмдә
Тыныч тибә минем йөрәгем.
Сиңа рәхмәт әйтми кемгә әйтим,
Кадерләрем минем белгәнгә.
Син бәхетле итә алган кебек
Итә алмас мине беркем дә.
Бармы тагын берәү синең кебек
Минем өчен янып-көюче?
Шатлыкларым, кайгыларым бүлеп,
Ихлас күңел белән сөюче?
Сиңа рәхмәт әйтми кемгә әйтим,
Кадерләрем минем белгәнгә.
Син бәхетле итә алган кебек
Итә алмас мине беркем дә.
Син сөюне саклый белгәнгәме,
Шул ук хисләр миндә сакланган.
Ярый әле сине миңа кадәр
Җирдә беркем эзләп тапмаган.
Сиңа рәхмәт әйтми кемгә әйтим,
Кадерләрем минем белгәнгә.
Син бәхетле итә алган кебек
Итә алмас мине беркем дә.
Сиңа рәхмәт әйтми…
Сиңа рәхмәт әйтми, кемгә әйтим,
Кадерләрем минем белгәнгә.
Син бәхетле итә алган кебек
Итә алмас мине беркем дә.
Син бәхетле итә алган кебек
Итә алмас мине беркем дә…
Итә алмас мине беркем дә…
