Килмә, дидем, йөрмә, дидем,
Без бит пар түгел, дидем.
Инде шушы сүзләрдән соң
Нигә дип тагын килдең?!
Артларымнан йөрмә, зинһар,
Без пар түгел ич, аңла.
Без икебез синең белән
Гүя ак белән кара.
Гашыйкларның сөйләшеп тә
Сүзләре бетми, диләр.
Синең белән сөйләшергә
Табалмыйм уртак сүзләр.
Артларымнан йөрмә, зинһар,
Без пар түгел ич, аңла.
Без икебез синең белән
Гүя ак белән кара.
Мине көтә үз юлларым,
Сине көтә үз юлың.
Шул юлларның беркайчан да
Бел кушыласы югын.
Артларымнан йөрмә, зинһар,
Без пар түгел ич, аңла.
Без икебез синең белән
Гүя ак белән кара.
Артларымнан йөрмә, зинһар,
Без пар түгел ич, аңла.
Без икебез синең белән
Гүя ак белән кара.
Без икебез синең белән
Гүя ак белән кара…
Гүя ак белән кара…
