Исле шомырт чәчәге

Ямьле май айларында
Бакчабызга ямь биреп,
Шомыртлар да чәчәк ата,
Шомыртлар да чәчәк ата,
Ап-ак кардай сибелеп.

Исле шомырт чәчәге лә,
Син — мәхәббәт чәчәге.
Хуш исләреннән бөркелә
Җәйләрең киләчәге.

Шомыртлар чәчәк ата,
Дөньяга исен сибеп.
Егетләргә һәм кызларга,
Егетләргә һәм кызларга,
Мәхәббәт хисен биреп.

Исле шомырт чәчәге лә,
Син — мәхәббәт чәчәге.
Хуш исләреннән бөркелә
Җәйләрең киләчәге.

Шомырт чәчәген өзеп,
Түшләремә кадыйммы?
Мәхәббәт янган ут икән,
Мәхәббәт янган ут икән,
Утларына салыйммы?

Исле шомырт чәчәге лә,
Син — мәхәббәт чәчәге.
Хуш исләреннән бөркелә
Җәйләрең киләчәге.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Исле шомырт чәчәге»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »