Китик, әйдә, ерак-еракка!

Кайгы-хәсрәт өскә өелә,
Мәшәкатьләр тула өемә.
Дөнья гизүләре бәхеттер,
Кайда без юк, шунда рәхәттер.
Җитәр диеп болай яшәргә,
Чыгып китик ерак сәфәргә.
Бер сәгатькә, айга, бер елга,
Буйсыныйк та юләр хыялга.

Кайгыларны онытырга телим,
Җитәкләшеп икәү — син дә мин —
Китик, әйдә, ерак-еракка,
Беркем аяк басмаган якка.

Күрәчәкне урап узарбыз,
Гүзәл утрау эзләп табарбыз.
Бәлки, вакыт арттан җит(ә) алмас,
Бәлки, язмыш куып тоталмас.

Кайгыларны онытырга телим,
Җитәкләшеп икәү — син дә мин —
Китик, әйдә, ерак-еракка,
Беркем аяк басмаган якка.

Китик, әйдә, ерак-еракка,
Беркем аяк басмаган якка.
Беркем аяк басмаган якка…
Беркем аяк басмаган якка…

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »