Саумы, бәхет!

Категория: көе һәм сүзләре

Елга белән дингез кушылумы,
Хыялда булганга юлыгумы.

Саумы, бәхет, саумы,
бу җырны зурлаумы,
Куңелне нурлаумы,
саумы, бәхет, саумы.
Алга илтсен юллар,
тотынышкан куллар
Бергә булгач уйлар
жырланырлар жырлар.

Йөрәк белән йөрәк арасы бу,
Якын дусларымнын карашы бу.

Саумы, бәхет, саумы,
бу җырны зурлаумы,
Куңелне нурлаумы,
саумы бәхет саумы.
Алга илтсен юллар,
тотынышкан куллар.
Бергә булгач уйлар
жырланырлар жырлар.

Күзләр белән
күзләр аңлашумы,
Әллә сөюме бу, яратумы.

Саумы бәхет саумы,
бу җырны зурлаумы,
Куңелне нурлаумы,
саумы бәхет саумы.
Алга илтсен юллар,
тотынышкан куллар.
Бергә булгач уйлар
жырланырлар жырлар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »