Гармунчыга (дүртенче вариант)

Кулыңдагы гармуныңның
Ничә икән төймәсе?
Күз карашларың сөйкемле,
Килә сине сөясем.

Гармуныңның төймәләрен
Ничек белеп басасың?
Әллә инде ояласың,
Кызлар күрсәң — качасың.

Кулыңдагы гармуныңны
Ник өздереп уйныйсың?
Матур көйләр сайлый-сайлый
Кемне генә күзлисең?

Гармуныңның төймәләрен
Ничек белеп басасың?
Әллә инде ояласың,
Кызлар күрсәң — качасың.

Кулыңдагы гармунынңың
Каешы яңа икән.
Нигә, иркәм, сине уйлап,
Йөрәгем яна икән?

Гармуныңның төймәләрен
Ничек белеп басасың?
Әллә инде ояласың,
Кызлар күрсәң — качасың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »