Сиңа атап, языласы җырым,
Тынгы бирми бимазамый.
Карсуында япв яланаяк,
Басып тора — умырзая!
Умырзая, умырзая,
Иртәлегән яз иде.
Учларымда умырзая,
Күзләреңдә наз иде.
Сиңа атап, языласы җырым,
Умырзая күз алдымда гел.
Актыратып аккан тывышу судай,
Кочак, кочак умырзая гел.
Умырзая, умырзая,
Иртәлегән яз иде.
Учларымда умырзая,
Күзләреңдә наз иде.
Сиңа атап, языласы җырым,
Язларымда кемнәр җырлар соң?
Умырзая тәүге мәхәббәтем,
Җырым һәрчак сәлам юлласын!
Умырзая, умырзая,
Иртәлегән яз иде.
Учларымда умырзая,
Күзләреңдә наз иде.
Бу җыр Асия Әхмәтшина репертуарында бар
Добавлено Герман в Пнд, 30/03/2026 - 23:34
«
»