Әниемә (унынчы вариант)

Әниемә

1. Иртәнге җил әни синең кебек,
Чәчләремнән сөеп сыйпады.
Битләремне җылы кояш нуры,
Йомшак кулларыңдай назлады.
Кушымта;
Син еракта, әнием, бик еракта,
Күңелләрне бәйли уртак уйлар.
Син йөрәктә әнием,
гел йөрәктә,
Аерса да безне озын юллар.

2. Карашларың синең моңсу нигә,
Сагындыңмы газиз балаңны?
Кошлар булып очып үтәм көн дә.
Төшләремдә упкын араны.

Кушымта;
Син еракта, әнием, бик еракта,
Күңелләрне бәйли уртак уйлар.
Син йөрәктә әнием,
гел йөрәктә,
Аерса да безне озын юллар.

3. Күз карашың көн дә юлга төбәп,
Син көтәсең газиз җимешең.
Сагынганда сине бик өзелеп,
Ишетәм әни, йөрәк тибешең.

Кушымта;
Син еракта, әнием, бик еракта,
Күңелләрне бәйли уртак уйлар.
Син йөрәктә әнием,
гел йөрәктә,
Аерса да безне озын юллар.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »