Кулларыма чеметтереп карлар куна,
Карашыңнан йөрәгемә ялкын каба.
Сөйлим әле хисләремне, түзмим бүтән,
Мин бит сиңа гашыйк булдым инде күптән.
Ак кар булып бөтереләм яннарыңда,
Ялантәпи каршы чыгам алларыңа,
табанымда, җаннарымда утлар уйный.
Мизгелгә дә сөюләрем тынып тормый.
Килешмидер бу үҗәтлек ак карларга,
Тыйнак кына ярату хас гүзәл затка.
Гафу ит син, тыялмадым хисләремне,
Кабул итче ихлас сөю сүзләремне.
Ак кар булып бөтереләм яннарыңда,
Ялантәпи каршы чыгам алларыңа,
табанымда, җаннарымда утлар уйный.
Мизгелгә дә сөюләрем тынып тормый.
Тынлык эзләп бураннарга нигә кердем?!
Сөюләрнең ап-ак карлы таҗын өздем.
Чеметә дә, пешерә дә күңелемне,
Парлы ит син кышкы сөю гомеремне.
Яшерәлмим, сөйлим сиңа сөюемне
Ак кар булып бөтереләм яннарыңда,
Ялантәпи каршы чыгам алларыңа,
табанымда, җаннарымда утлар уйный.
Мизгелгә дә сөюләрем тынып тормый.