Кышкы төннең сихри тынлыгында,
Уттай янып тора кызыл миләш.
Тәлгәшләре аның кар астында,
Гүя ак бөркәнчек япкан кәләш.
Кушымта:
Кызыл миләш тәлгәшенең уты,
Безнең сөюебез чаткысы.
Без үтәсе тормыш юлларында,
Маяк булсын аның яктысы.
Бер караштан очкын кабынды да '
Йөрәккә ул салды сүнмәс ялкын.
Синең хакта хәтта уйласам да,
Кызыл миләш кебек кызарамын.
Кушымта:
Кызыл миләш тәлгәшенең уты,
Безнең сөюебез чаткысы.
Без үтәсе тормыш юлларында,
Маяк булсын аның яктысы.
Кызыл миләш тәлгәшләре өзеп,
Салдың минем кайнар учларыма.
Гомер буе кочагыңда эреп,
Яшәр идем дидең шул чагында.
Кушымта:
Кызыл миләш тәлгәшенең уты,
Безнең сөюебез чаткысы.
Без үтәсе тормыш юлларында,
Маяк булсын аның яктысы.