Кайсы мәл булмасын —
Яз, җәй, көз һәм кышын,
Син мине хәтерлә —
Шул сиңа каргышым …
Үткәннәр — шатлыгың,
Күзеңнән яшермә!
Яратма, сагынма,
Бары тик хәтерлә!
Бары тик хәтерлә,
Син мине онытма!
Моңардан бер нидә
Үзгәрмәс, курыкма!
Син йөр(е)гән юллардан
Юк, йөрмәм, кабаттан.
Ләкин син онытма, —
Мин һаман яратам!
Бары тик әлекке,
Мин белгән булып кал.
Һәм сирәк булса да,
Мине дә искә ал!
Кайсы мәл булмасын —
Яз, җәй, көз һәм кышын,
Син мине хәтерлә —
Шул сиңа каргышым …
Добавлено Герман в Втр, 07/04/2026 - 01:45
«
»