Яңа таң ата. Мин өйгә кайтам,
Буйсынып тәкъдиргә язганга;
Күк өстә, җир — аста, ә мин — үземдә,
Самолет юл тота Казанга.
Дүсселдорф-Казан — билетка язылган,
Язганга ышана һәммәбез.
Һавада болытлар, күңелемдә минем —
Ритм-н-блюз.
Самолет йөзә. Яңа җыр язам.
Зәңгәр күк көйләде язганны.
Яшәми кара тәкъдиргә язганны!
Мин бүген күрермен Казанны!
Дүсселдорф-Казан — билетка язылган,
Язганга ышана һәммәбез.
Һавада болытлар, күңелемдә минем —
Ритм-н-блюз.
Хушлашу иртә булмый һичкайчан,
Бик мөмкин соң булуы аның;
Кайларда йөрсәм дә, үзем беләм
Азанлы авазын Казанның.
Дүсселдорф-Казан — билетка язылган,
Язганга ышана һәммәбез.
Һавада болытлар, күңелемдә минем —
Ритм-н-блюз.