Кыска җырлар (икенче вариант)

/Төзүчесе Рафаэль Җаббаров/

Уйнагыз да, җырлагыз да,
Гармун кулларыгызда;
Гөлләр булып үсәр идем
Йөргән юлларыгызда.

Ал тагалар, гөл тагалар
Алдан килгән атларга;
Күз керфекләрем талганчы
Карыйм сезнең якларга.

Бакчаларга кергәнем юк —
Гөлләр тигез үсәме;
Җил аркылы сәлам әйтәм,
Җилләр сезгә исәме?!

Түгәрәк чишмә, салкын су,
Эчтем җаным көйгәнгә;
Ерак юлны якын итеп,
Килдем сезне сөйгәнгә.

Сулар сибеп, гөл үстерәм,
Гөлем булыр үземә;
Гөлдән тамган тамчылар күк
Күренәсез күземә.

Алтын самоварлар алтын —
Эчендә суы салкын;
Сезнең яктан искән җилләр —
Үзегез кебек якын.

Кара дуга, пар дилбегә —
Бармы сезнең илләрдә?
Тавышыгыз килгән кебек
Кичке салкын җилләрдә.

Эчим микән, эчмим микән
Суларның салкыннарын;
Эчсәм, алып китәр микән
Эчемнең ялкыннарын?!

Ак самовар борыннарын
Күңелле борулары;
Сезгә ничек, миңа кыен
Аерылып торулары.

Ташка басып су алмагыз,
Без киткәч моңаймагыз;
Без киткән юлларга карап,
Сагынып саргаймагыз.

Җырлагыз, дуслар, җырлагыз,
Җырламыйча тормагыз.
Бергә булганда җырлагыз,
Һаман бергә булмабыз.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.4 (20 голосов)
« »