Ак сөюем

Категория: көе сүзләре

Ак моң булып җиргә төшә,
Ак карлардан җанга күчә
Саф сөюем.
Иренемдә сафлык тәме,
Күңелемдә аклык яме,
Ак сөюем.

Ак кар булып бөтерелә,
Биек күккә күтәрелә
Ак хисләрем.
Бураннарга керим әле,
Кочагыңда эрим әле,
Ак кичләрем.

Куеныма кереп эри,
Назларымнан сөю эзли
Кар бөртеге.
Өметләрнең саф балкышы,
Бәхетемнең пар язмышы,
Ак сөюем.

Ак кар булып бөтерелә,
Биек күккә күтәрелә
Ак хисләрем.
Бураннарга керим әле,
Кочагыңда эрим әле,
Ак кичләрем.

Ак кар булып бөтерелә,
Биек күккә күтәрелә
Ак хисләрем.
Бураннарга керим әле,
Кочагыңда эрим әле,
Ак кичләрем.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »