Яшер мине

Яшер мине, яшер йөрәгеңә,
Мин ризамын, җаным, ризамын.
Беркемгә дә күренмичә генә
Йөрәгеңдә генә яшәрмен.

Яшер мине, яшер башкалардан,
Калыйк икәү, син hәм мин генә.
Яшер мине, беркем үтә алмас
Күңелеңнең иң-иң түренә.

Яшер мине, яшер күзләреңә,
Калыйм инде, калыйм гомергә.
Серле карашларың белән мине
Сихерлә син, җаным, сихерлә.

Яшер мине, яшер башкалардан,
Калыйк икәү, син hәм мин генә.
Яшер мине, беркем үтә алмас
Күңелеңнең иң-иң түренә.

Яшер мине, яшер жаныңа син,
Сихри моңга мине ура да.
Яшер, җаным, яшер йөрәгеңә,
Адаштыр син мине җаныңда.

Яшер мине, яшер башкалардан,
Калыйк икәү, син hәм мин генә.
Яшер мине, беркем үтә алмас
Күңелеңнең иң-иң түренә.
Яшер мине, беркем үтә алмас
Күңелеңнең иң-иң түренә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »