Таң йолдызым

Куплет:
Йолдызлар җемелди зәңгәр күктә,
Йомшак кына җилләр исәләр.
Нигә соң ул җилләр, минем йолдызымнан,
Хәбәр әйтми үтеп китәләр.

Припев:
Зөһрә йолдыз әнә елмая да,
Күзен кыса айга тагын да.
Ул елмая, чөнки ялгыз түгел,
Ае бар шул аның янында.

Куплет
Инде күрер өчен, таң йолдызым,
Тәрәзәдән алмыйм күземне,
Зөһрә йолдыз сыман, елмаюлы карап,
Кайтырсың дип көтәм үзеңне.

Припев
Зөһрә йолдыз әнә елмая да,
Күзен кыса айга тагын да.
Ул елмая, чөнки ялгыз түгел,
Ае бар шул аның янында.

Куплет
Ник күренми минем үз йолдызым,
Болыт капладымы ялгызын…?
Таң шикелле балкып кайтырсың дип,
Өмет итеп яшим ялгызым.

Припев:
Зөһрә йолдыз әнә елмая да,
Күзен кыса айга тагын да.
Ул елмая, чөнки ялгыз түгел,
Ае бар шул аның янында.

Куплет
Карашларың, биргән вәгъдәләрең,
Күңелемнән һич тә сүрелми,
Син булмагач башка йолдызларның,
Яктылыгы миңа сизелми.

Припев:
Зөһрә йолдыз әнә елмая да,
Күзен кыса айга тагын да.
Ул елмая, чөнки ялгыз түгел,
Ае бар шул аның янында.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »