Куплет
Әниемнең җылы кочагы дип,
Җырлый идек без яшь чакларда…
Әниемнең җылы кулларын мин,
Оныта алмыйм вакыт узса да..
Припев :
Әниемнең йомшак битләреннән,
Сыйпар идем әле яратып…
Ана хакы — Аллаһ хакы диләр,
Рәнҗетмәскә кирәк аларны.
Куплет
Рәнҗетмәгез газиз аналарны,
Ана күңеле диләр балада,
Тик нигәдер кайбер очракларда,
Баланыкы була далада.
Припев:
Әниемнең йомшак битләреннән,
Сыйпар идем әле яратып…
Ана хакы — Аллаһ хакы диләр,
Рәнҗетмәскә кирәк аларны.
Куплет
Балам диеп, янып-көеп яши,
Җил, яңгырдан саклап баласын,
Сизми ана, вакыт үтү белән
Бер ялгызы йортта каласын…
Припев:
Онытмагыз газиз аналарны,
Чыланмасын ана күзләре,
Искә төшә, йөрәкләрне өзә
Әнкәемнең әйткән сүзләре…