Ачуланма (икенче вариант)

Ачуланма,
Соңга калып килдем…
Яшьлегемдә бер кат югалттым.
Очрашырбыз әле бу дөньяларда дип,
Үз-үземне мин һич бер юаттым.

Ачуланма,
Соңга калып килдем…
Ачуланма,
Башка югалтмам.
Очрашырбыз бу дөньяда дип,
Үз-үземне мин һич бер юаттым.

Юатуын юаттым да кебек,
Сизмәдем шул гомер узганын,
Маңгай-биткә онытылмаслык итеп
Еллар буразналар сузганын.

Ачуланма,
Соңга калып килдем…
Ачуланма,
Башка югалтмам.
Очрашырбыз бу дөньяда дип,
Үз-үземне мин һич бер юаттым.

Ачуланма,
Соңга калып килдем…
Көткәнсең бит мине сагынып,
Кошлар кебек очып килдем менә
Әсәрләнеп, канат кагынып.

Ачуланма,
Соңга калып килдем…
Ачуланма,
Башка югалтмам.
Очрашырбыз бу дөньяда дип,
Үз-үземне мин һич бер юаттым.

Ачуланма, соңга калдык диеп…
Ачуланма, башка югалтмам.
Очрашырбыз бу дөньяда диеп,
Үземне мин һичбер юатмам.
Ачуланма,
Соңга калып килдем…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »