Кешеләргә барам (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Куанычтан җан җылынса,
Якты сукмак ярам;
Шатлыгымны өләшергә
Кешеләргә барам!

Кар урманда адашкандай,
Сезне күрми торсам,
Бәхет бит ул — сезнең белән,
Матур тормыш корсам.

Күңелемне юатырга
Бетсә соңгы чарам,
Хәсрәтләрдән арынырга
Кешеләргә барам.

Кар урманда адашкандай,
Сезне күрми торсам,
Бәхет бит ул — сезнең белән,
Матур тормыш корсам.

Чыдамнарны сындырганда
Яуда алган ярам,
Сызлауларын басарга,
Кешеләргә барам.

Кар урманда адашкандай,
Сезне күрми торсам,
Бәхет бит ул — сезнең белән,
Матур тормыш корсам.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »