Куштирәк тирәкләре (беренче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Ык буйлары яшел ефәк,
Ык буйлары тирәкле.
Куштирәкнең бер сылуы
Яулап алды йөрәкне.

Карт наратлар хуш ис чәчә,
Татлы каен сулары.
Дулкынланып яшелләнә
Куштирәк басулары.

Иңләп-буйлап Ыкта йөздем
Ык суларын эчмәдем.
Ык буенда, Куштирәктә
Ялкынланды хисләрем.

Күңелемдә Ык буйлары,
Уйларымла Куштирәк:
Куштирәгем, уф, йөрәгем,
Ничек ташламак кирәк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »