Куштирәкнең болынында
Үсә мәшһүр пар тирәк.
Шул тирәкләр тирәсендә
Тыныч яшәргә кирәк.
Данлы Ыкның үзәнендә
Мондый авыллар сирәк
Егетләре батыр булса,
Кызлары да бик зирәк.
Сабантуй мәйданы буйлап
Үсә шаулап куш тирәк:
Авылның халыкларына
Имин яшәргә кирәк.
Варианты песни
Добавлено Данил Сахипгареев в ВС, 19/04/2026 - 16:49
«
»