Син яшәгән якка юл сорагач
Асыл гөлләр тора аптырап.
Син яшәгән якка юл сорагач
Асыл гөлләр тора аптырап.
Әнә, диләр, аның тәрәзәсе,
Якты йолдызлардан яктырак бит.
Әнә, диләр, аның тәрәзәсе,
Якты, якты йолдызлардан яктырак.
«Шәм-шәриф лә дигән Ай шәһәрнең
Тәрәзәсе саен якты шәм». —
«Шәм-шәриф лә дигән Ай шәһәрнең
Тәрәзәсе саен якты шәм». —
Шулай җырлап мин гөлләргә түгел,
Йөрәгеңә синең эндәшәм, әй!
Шулай җырлап мин гөлләргә түгел,
Янган йөрәгеңә синең эндәшәм!
Күрешергә әле Ай бирмәде
Фатыйхасын безгә, дисеңме?
Күрешергә әле Ай бирмәде
Фатыйхасын безгә, дисеңме?
«Сөя» диеп, әллә бөтен кошлар
Тәрәзәңә синең килсенме соң?
«Сөя» диеп, әллә бөтен кошлар
Якты тәрәзәңә синең килсенме?