Сөю белән яшик

Язлар беткәнгә дә,
Көзләр житкәнгә дә,
Гомер үткәнгә дә үкенмә.
Яшьлектәге таңнар
Йөрәкләрдә алар.
Кире кайтар, диеп үтенмә.

Язлар үтте, диеп,
Көзләр житте, диеп,
Моңсу күзләр аша карама.
Без бит, жаным, икәү,
Син бит миңа терәк,
Сөю белән яшик алда да.

Төрле чаклар булды,
Еллар үтә торды,
Үкенерлек язмыш булмады.
Күңелләрдә безнең
Хәтирәләр якты,
Сагышларга урын калмады.

Язлар үтте, диеп,
Көзләр житте, диеп,
Моңсу күзләр аша карама.
Без бит, жаным, икәү,
Син бит миңа терәк,
Сөю белән яшик алда да.

Язлар үтте, диеп,
Көзләр житте, диеп,
Моңсу күзләр аша карама.
Без бит, жаным, икәү,
Син бит миңа терәк,
Сөю белән яшик алда да…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »