Күбәләктәй карлар ява
Талгын гына, тын гына.
Күңелемнән хисләр тама,
Ә ул карлар моң гына.
Моңнар тәңкә карлар тезеп
Куналар иңнәремә.
Моңнар булып кердең инде
Сагышлы йөрәгемә.
Яңа елны моңга күмә
Төн яуган карлар гына.
Җаныма бәхет яудыра
Тик сөекле яр гына.
Моңнар тәңкә карлар тезеп
Куналар иңнәремә.
Моңнар булып кердең инде
Сагышлы йөрәгемә.
Күбәләктәй карлар ява
Талгын гына, тын гына.
Күңелемнән хисләр тама,
Ә ул карлар моң гына.
Моңнар тәңкә карлар тезеп
Куналар иңнәремә.
Моңнар булып кердең инде
Сагышлы йөрәгемә.
Варианты песни
Бу җыр Ильвина репертуарында бар
Добавлено tatassr в Пнд, 20/04/2026 - 10:21
«
»
