Күз аткалап тормале(тормаган) син, егет,
Кил каршыма елмаеп һәм көлеп.
Чакыр инде мине,
Чакыр инде мине,
Чакыр инде мине биергә бер килеп.
Һәркем эзли җирдә үз ярын,
Һәркем таба җирдә үз парың.
Мин генә шул, мин генә ялгыз.
Синең өчен генә күңел җылым,
Синең кулың көтә минем кулым.
Биеп узыйк бергә,
Биеп узыйк бергә,
Биеп узыйк бергә гомер юлын.
Һәркем эзли җирдә үз ярын,
Һәркем таба җирдә үз парың.
Мин генә шул, мин генә ялгыз.
Бу җыр Ләйсән Хадиева репертуарында бар
Добавлено Герман в СБ, 25/04/2026 - 14:30
«
»