Әни карашы
Карашыңнан күңлем канатланып,
ак җилкәндәй, әни, очынам,
җаным аша үтә күз карашың
Дөнья салкыныннан җылынам.
КУШЫМТА
Карашыңнан галәм нурга чума,
Газизлегем тоям бу җирдә
Карашыңнан, әни, бәхет булып,
догаларың ява гомремә. (гомергә)
Ирен чите белән елмаюың
мең ризалык бирә уйларга,
күңел тупсасыннан үтсен өчен,
Карашыңны әрәм хыялга.
КУШЫМТА
Карашыңнан галәм нурга чума,
Газизлегем тоям бу җирдә
Карашыңнан, әни, бәхет булып,
догаларың ява гомремә. (гомергә)
Карашыңнан җаным бөреләнеп,
сулыш ала яшәр язмышым.
Сиңа сөйләп үкенечем кими,
төзәлгәндәй була ялгышым.
КУШЫМТА
Карашыңнан галәм нурга чума,
Газизлегем тоям бу җирдә
Карашыңнан, әни, бәхет булып,
догаларың ява гомремә. (гомергә)