Төнге күктә йолдыз яна,
Нурларын сибә ул җиргә.
Ике йөрәк айлы төндә,
Сүз бирделәр мәңгегә.
Акты сулар, үтте еллар,
Язмыш итте үзенчә,
Төрле якка талпындылар,
Аерылуны сизмичә.
Төнге күктә йолдыз балкый,
Моңсу сибә нурларын.
Мәхәббәт сагышларын,
Әйтерсең, бергә ул татый.
Уза көннәр, атна, еллар,
Алар кире кайтмыйлар,
Шул кадерле бергә чаклар
Мәңге истә калырлар.
Язларын сулар ага,
Кая коярга сорамый,
Узган гомер кире кайтмый,
Яшәгез бер ялгышмый.
Үтә гомер, уза еллар,
Җир әйләнә галәмдә,
Сез, яшьләргә, сүзем шулдыр,
Ялгышмагыз гомергә…
Добавлено Ляйсян Айзатулл... в Пнд, 27/04/2026 - 15:29
«
»