Теләмәсәң сөюләрдән

Теләмәсәң сөюләрдән
Саргаеп үлгәнемне,
Гел «Яратам!» дип әйтергә
Өйрәт иреннәреңне.

Үлеп китмәсен бу, дисәң,
Төелеп яшьләренә,
Җылың белән, назың белән
Өмет бир яшәремә.

Караган саен сөю ал
Мөлдерәмә күземнән,
Дорфа сүзләр әйтеп саксыз,
Биздермәче үзеңнән.

Эчеп туйма ширбәтләрен
Мәхәббәт чишмәсенең.
Кадерен белсәң генә, сөю
Яшерми чишәр серен.

Яныйк, әйдә, икәү бергә
Мәхәббәт учагында.
Яшәү кадере икеләтә
Тоелыр шул чагында!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »